Инвалидлар өчен квота-урыннар
Инвалидлар өчен киләсе уку елыннан, яисә сентябрь аеннан, югары уку йортларында квота-урыннар билгеләнәчәк. Урыннарны Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы кертәргә планлаштыра. Бу турыда министрлыкның Тәрбия, өстәмә белем һәм балаларны социаль яклау департаменты директоры Алина Левитская хәбәр итте.
Биредә сүз югары һөнәри белем бирү уку йортлары турында бара. Ләкин төгәл күпме урын бүленеп биреләчәген Алина Левитская тәгаенләмәде.
Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, департамент директоры сүзләренә караганда, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгарылыш имтиханнарын ике төрле тапшыру хокукына ия. Алар чыгарылыш аттестациясен БДИ формасында да, гадәти имтихан рәвешендә дә бирә ала.
Бүген инвалид балаларга квота-урыннар бүлеп бирү системасы Бауман исемендәге МДТУда нәтиҗәле кулланыла. Биредә ишетү проблемалары булган студентлар белем ала. Россия югары уку йортларында белем алучы инвалидлар саны 14,5 мең тәшкил итә.
Чыганак: window.edu.ru