Татар балалар әдәбиятының якты йолдызы - әкиятче Абдулла Алиш
Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлылыкка, батырлыкка чакыра.
Бөек әкиятче Абдулла Алиш үзе дә кече яшьтән халык әкиятләрен тыңлап, укып үскән. Язучы бу турыда үзенең бер истәлегендә түбәндәгечә искә ала: «Безнең күрше Әсма әби әкият сөйләргә ярата иде. Ә мин, үз чиратымда яратып тыңлаучыларның берсе идем. Йокыга китәр алдыннан әллә ничәшәр башлы юха еланнарның, соры бүреләрнең, алтыннан эшләнгән сарайларның тарихын, вакыйгаларын, маҗараларын тыңлый, әллә нинди уйларга батып бетә идем.»
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар балалар әдәбиятының якты йолдызы - әкиятче Абдулла Алиш | 75.2 KB |