Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә аспектлы анализ
Әдәби әсәрне аңлау, кабул итү һәр укучының шәхси күзаллавы аша бара. Ләкин автор әйтергә теләгән фикерне, ул күтәргән проблеманы аңларга теләсәк, әдәби әсәрне анализлау төрләрен белергә кирәк. Әдәби әсәр язучының фикерләү рәвешен чагылдырган кебек, укучыдан да әлеге фикерләү юлын әдип артыннан кабатлауны таләп итә. Әсәрне үзләштергәндә, без берничә баскыч үтәбез. Беренчесе һәм иң әһәмиятлесе- уку, аннан соң анализлау һәм йомгаклау, автор фикерен билгеләү. Иң мөһиме - автор фикере, әсәр идеясенең бүгенге көндәге яңгырашын билгеләү, заман куйган проблемалар белән янәшә куеп карау. Уку әдәби текстны субъектив, шәхси карашлар аркылы кабул итү булса, анализ автор фикерен объектив аңларга ярдәм итә. Мәктәптә анализ үзмаксат түгел, ул әсәрне тирәнрәк аңларга, әдәби әсәрне мөстәкыйль укып, бәяләргә өйрәтә. Шуңа күрә укытучыдан әдәби әсәр анализының төп төрләрен өйрәтү сорала. Югары сыйныф укучысы әсәрне укып чыккач, нинди анализ төре белән эш итәргә кирәклеген ачык күзалларга тиеш. Дәрестә укучыларга бер үк әсәрне төрле юллар белән анализларга тәкъдим итәргә мөмкин. Бүгенге көндә дә әдәби кыйммәтен югалтмаган әсәрләр җентекләп эшләүне сорыйлар. Дәрестә әдәби әсәрне анализлауның төрле төрләрен куллану принцибын Гаяз Исхакыйның 10 нчы сыйныфта өйрәнелә торган “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте мисалында күрсәтергә телим.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренә аспектлы анализ | 14.32 KB |