Мәгариф оешмалары арасында беренче Ачык Россия Чемпионаты
6 Mar, 2009 Сылу 0
Чемпионат нидән гыйбарәт соң? Билгеләнгән бер вакыт аралыгында төрле мәктәп коллективлары интеллектуаль онлайн-тест сорауларына җавап бирә. Ярышта Россия һәм Чит илләрнең урта һәм башлангыч белем бирү оешмалары катнашырга мөмкин. Җиңүче интеллектуаль яктан да, физик әзерлек буенча да билгеләнәчәк. Укучылар белән беррәттән Чемпионатта олылар – мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр дә катнаша ала.
Чемпионат 12 мавыктыргыч турдан төзелгән. Сораулар һәр атна, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне эленә. Җиңүчеләргә медаль-кубоклар, диплом-призлар каралган. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда һәм Чемпионат сайтында http://www.edumarafon.ru/.