Квалификация күтәрү курсларын уздыру көннәре үзгәрде
6 Mar, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты март аена планлаштырылган квалификация күтәрү курслары кичектерелә, дип хәбәр итә. Сүз “Үсмерләрнең сәламәт яшәү стилен формалаштыру, наркотиклар һәм башка психоактив матдәләрне куллануны булдырмау” проблемасы буенча сыйныф җитәкчеләре өчен планлаштырылган курс һәм Татарстан Республикасы Мәктәпара укыту комплексларының директор урынбасарлары өчен уздырырга планлаштырылган курслар турында бара.
Укуларның узу тәртибе алдан хәбәр ителәчәк.