Курслар күчерелә
6 Mar, 2009 Сылу 0

Мәгариф оешмалары җитәкчеләрен 2009 елның икенче яртыеллыгына квалификацияләрен күтәрергә планлаштырылган иде. “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының “Мәгариф оешмасы инновацион үсеше белән идарә итү” проблемасы буенча квалификация күтәрү курсы агымдагы елның 9-27нче мартына, ә “Мәгариф оешмасы инновацион үсеше белән идарә итүдә проектлы юл” проблемасыннан мәгариф оешмалары җитәкчеләренең автор проектлары курсы 2009 елның 9-20нче мартына билгеләнгән иде. Ләкин курслар кичектерелә.
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты хәбәр итүенчә, әлеге курсларның төгәл узу көннәре алга таба хәбәр ителәчәк.
