Башкортстанда мәктәпләр ябыла башлады
Икътисади кризис шартларында чыгымнарны киметүне һәркем үзенчә аңлый.
Миәкә районында Сурай дигән башкорт авылында башлангыч мәктәпне ябып куйганнар. Әлбәттә, монда укучылар күп түгел, башлангыч сыйныфлардан соң күрше авылга укып йөриләр. Ләкин авылда юллар начар, яз җитү белән күперне су баса, җәй уртасына кадәр аның аша йөреп булмый. Мәктәп автобусы да юк.
Мондый куркыныч районның тагын бер авыл мәктәбенә яный. Ике ел элек Туксанбай авылында да зурлап мәктәп ачылган була. Укучылар саны аз булу сәбәпле, аны ябарга мөмкиннәр.
Район хакимияте Туксанбай авылы мәктәбе ябылмаячак, дип белдерә. Сурай авылы мәктәбе дә кайчаннан эшли башлаган. Моны әти-әниләр таләбе белән эшләгәннәр. Ләкин укучыларның үз таләбе – аларның күрше Мәнәвезтамак авылы мәктәбендә укыйсылары килә.
Премьер-министр Раил Сарбаев әйтүенчә, кризис шартларында сакчыллык кирәк. Ягъни социаль-мәдәни объектларны төзи башлаганчы, аларга ихтыяҗ булу-булмавын ачыклау мөһим.
Әлеге материал "Азатлык" радиосы сайты ярдәмендә язылды.