Яңа карар
Баланың сау-сәламәт булып үсүе аның дөрес туклануына һәм сәламәт тормыш алып баруына, физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнүенә бәйле. Шуңа да һәр ата-ана баласын кечкенәдән үк спорт мәктәбенә бирергә тырыша. Ләкин һәркемнең дә баласын анда йөртергә мөмкинлеге булмый шул. Күптән түгел генә бер танышым көн саен 50 сум бирергә мөмкинлеге булмау сәбәпле, улын спорт мәктәбенә йөртми башлавын сөйләде. Мин исә барыннан да бигрәк баланы жәлләп сыкрандым.
Бәхеткә каршы, бу көннәрдә балаларын спорт мәктәпләренә йөртүче ата-аналар өчен сөенечле хәбәр ирештерелде. Хәзер очын-очка ялгап, соңгы тиеннәрен санап яшәүче ата-аналарга баланы спорт мәктәбенә йөртер өчен каян акча табарга дип баш ватасы булмаячак. Эш шунда ки, баланы спорт мәктәбенә йөртү бушлай булачак. Шунысы да бар, бу спортның кайсы төре белән шөгыльләнүгә бәйле түгел.
Узган елның 1 сентябрендә гамәлгә кергән карар нигезендә баланы спорт мәктәбенә йөртү өчен ата-аналардан 50 сум акча алына иде. Бу акчалар яңа спорт җиһазларын алуга һәм укытучыларның хезмәт хакына өстәп түләүгә юнәлдерелде. Быелның 30 гыйнварында Казан Башкарма комитеты тарафыннан чыгарылган карар нигезендә спорт юнәлеше буенча балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләрдә ата-аналардан акча алынмаячак.
Чыганак: www.intertat.ru