"Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү активлыгын формалаштыруда психологик-педагогик нигезләр»
Бүген Балык Бистәсенең 1нче гимназиясе базасында шушы исем астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, Балык Бистәсе районының мәгариф бүлеге һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогия университеты вәкилләре, Экология министрлыгының территориаль идарәсе белгечләре, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән мәгариф оешмаларының өстәмә белем бирү педагоглары һәм укытучылар, барлыгы 150 кеше катнаша.
Программа буенча рус теле, математика, тирә-як дөнья, әдәби укулар, музыкадан ачык дәресләр, пленар утырыш планлаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты.