belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Россиякүләм проекттан Казан укытучысы җиңү белән кайтты

Россиякүләм проекттан Казан укытучысы җиңү белән кайтты

4 Mar, 2009 Сылу 0
Россиякүләм проекттан Казан укытучысы җиңү белән кайтты

Бу турыда Казан мэриясенең рәсми сайты хәбәр итә. Александр Рыжов – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “Ел ир-аты-2009” исеме иясе, республикабызда 1990 елның иң яхшы физик культура укытучысы, 2006 елда Россия мөгаллимнәре арасында беренчелекне яулаган педагог. Күптән түгел Мәскәүнең “Динамо” стадионында “Илнең иң яхшы мәктәп тренеры” Россиякүләм проектының җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Чараның “Мәктәп тренеры” номинациясендә җиңүне Казанның 113нче татар-рус мәктәбе физкультура укытучысы Александр Рыжов яулый.

Соңгы 10 ел эчендә Александр Рыжов укыткан мәктәп барлык спорт төрләре буенча шәһәр күләмендә лидер булып санала. Республика күләмендә уздырылган предмет олимпиадада (физик культурадан) 113нче мәктәп укучылары өч I урын, ике II урын һәм бер III урын ала. Россиякүләм олимпиададан исә Рыжов укучылары бер II урын һәм өч III урын алып кайталар.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.03.2009 - 10:59):https://belem.ru/node/1163