“Озын тәнәфес” фестивале
4 Mar, 2009 Сылу 0
Сәләтле мәктәп укучыларына ярдәм итү, аларны тәрбияләү һәм башкалабызның иҗади тормышында катнаштыру әлеге чараның төп максаты. Фестиваль ике турда уза. Бу – район һәм шәһәркүләм этаплар. Быел гомуми урта белем бирү оешмалары фестивалендә Вахитов районының да 10 мәктәбе катнашырга уйлый. Һәр мәктәптә укучылар арасында сайлап алу туры узган. Нәтиҗәдә, музыка, театр, бию кебек өч юнәлеш буенча программалар булдырылган.
“Зур тәнәфес” фестивале Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан беренче тапкыр 2008 елда оештырылган иде. Ул вакытта җиңүне Казанның 139нчы мәктәбе яулады. Ә бүләккә 1 миллион сум акча алды. 9нчы гимназия белән 7нчые гимназия 750 һәм 500шәр мең күләмендә грантка лаек булды, диелгән мэриянең рәсми сайтында.