Ихтыяжга мода юк
Белгечләр сөйли тора, абитуриентлар исә киңәшләргә колак та салмый янә икътисад белгечлеген сайлый. 1нче мартта 700 000 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ формасында нинди дисциплиналардан сынау узасын тәгаенләргә тиеш иде. Бүгенге көндә ике фән мәҗбүри санала. Бу – математика һәм рус теле. Калган имтиханнарны укучы үз ихтыяры белән сайлый. Аларны тапшыру формасы да ирекле: я тест рәвешендә, я гадәти имтихан итеп. Мәҗбүри фәннән “икеле” булган очракта, аттестат бирелми. Мәҗбүри булмаган имтиханнан “икеле” алсаң да аттестат бирелергә тиеш. Россия мәгариф күзәтчелеге укучыларның нинди белгечлекләрне күбрәк сайлавын әлегә әйтә алмый, рәсми статистика булдырылмаган. Ләкин мәктәп директорлары фаразлары мәгълүм. Абитуриентлар югары уку йортларына, икътисад һәм башка гуманитар белгечлекләргә укырга керергә планлаштыра.
Бу турыда тулырак түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: www.rg.ru/2009/03/03/ekonomisty.html
Фикерләр
Кунак
4 Март, 2009 - 11:59
Permalink
Кыскасы, беркемнең дә
Кыскасы, беркемнең дә слесарь, шофер, повар...буласы килми.. Юрист, икътисадчы...офис эше - бу картина канга сеңгән инде!