Казанда 6 мәктәп карантиннан чыга
Бүген Казанда 6 мәктәп карантиннан соң үз ишекләрен ача. Башкаладагы биш уку йорты әлегә ябык. Республикада барлыгы 11 мәктәп карантинга ябылган, дип белдерделәр бүген “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Узган атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларның артуы күзәтелми. Өстәвенә, ул берничә процентка кимегән дә. Грипп эпидемиясе, кагыйдә буларак, 5–6 атна дәвам итә. Хәзер аның өченче атнасы бара.
Тулаем алганда, Казанда кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручыларга бәйле вәзгыять әлегә катлаулы булып кала. Башкалада эпидемиология бусагасы – 85, республикада 55 процентка узып киткән.
Кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп эләктермәс өчен табиблар кеше күп йөри торган урыннарга бармаска һәм иммунитетны арттырырга: поливитаминнар кабул итәргә, сәламәтлегегез турында кайгыртырга, кирәге чыкканда битлекләр кулланырга киңәш итә.
Әгәр өйдә кем дә булса салкын тидергән яки грипп белән авырып киткән икән, мөмкинлек булса, аңа өйдә аерым бүлмә бирергә кирәк. Авыруларга күп итеп су, составында С витамины булган морс эчәргә киңәш ителә. Табиблар шулай ук эшкә чыгарга ашыкмаска куша.
Авыруны караучы кешегә ул яткан бүлмәгә битлек киеп керергә кирәк. Профилактика максатларында шулай ук өйне даими рәвештә җыештырырга: идәнне составында хлор булган матдә белән юарга, фатирны җилләтергә кирәк.
Әгәр авырып киткәнсез икән, хастаханәгә үзегез барырга ашыкмагыз, яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә шалтыратып, өйгә табиб чакыртыгыз. Әлеге гади генә киңәшләрне тоткан очракта, авырып киткәннән соң өзлегүләрдән котылырга мөмкин.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru