10-13нче мартта “Татарстанның ел укытучысы” бәйгесе уза
Агымдагы елның 10-13нче мартында башкалабызда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Татарстан Республикасының ел укытучысы” бәйгесе узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Чараны оештыручылар арасында Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика комитеты бар.
“Ел укытучысы” бәйгесе “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектны тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Бәйгенең республика этабында район һәм шәһәрләрдә узган тур җиңүчеләре катнашачак. Ярыш “Башлангыч сыйныф укытучысы”, “Гуманитар цикл укытучысы”, “Табигый-математика циклы укытучысы”, “Спорт-эстетика циклы укытучысы”, “Яшь белгеч” исеме өчен барачак. Абсолют җиңүчегә елдагыча бүләк буларак « ВАЗ - 2114» автомобиле каралган. Калган җиңүчеләр 25 мең , 20 мең һәм 10шар мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алачак.