Норлатта коррекцион мәгариф оешмалары җитәкчеләре җыела
2009 елның 4-5нче мартында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 төр махсус (коррекцион) оешма җитәкчеләрен республикакүләм киңәшмәгә чакыра. Җыен “Сәламәлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә укыту-тәрбия процессын коррекцион-үстерү юл белән алып бару принципларын тормышка ашыру” темасына узачак.
Киңәшмә Норлат районының махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе базасында үткәрелә. Киңәшмә эшендә республиканың 35 коррекцион белем бирү оешмасы җитәкчеләре катнашырга тиеш.
Катнашучыларга Норлат махсус (коррекцион) интернат-мәктәбенең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге тудырылачак. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фәни министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, киңәшмә үз эшен сәгать 13:00дә башлап җибәрәчәк.
Теркәүне исә 12:00гә кадәр, Норлат шәһәре, Школьная урамы, 7нче йорт адресы буенча узарга кирәк. Элемтә өчен телефон: 8(84345) 2-36-56, 2-31-85. (Норлат махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе директоры Линар Нурислам улы Манәпов).