Мөслим районы яңалыклары
Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары тәмам. Җиңүчеләр арасында мөслимлеләр дә бар.
Рус телле укучылар арасында Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Ануш Григорян I урын, Мари Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Антонина Утябаева IV урын, 10 нчы сыйныф укучысы Ирина Камаева V урын алган. Команда исә республикада I урынга чыга.
Рус сыйныфларында укучы татар балаларына килгәндә исә, татар теленнән Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Энҗе Заманова II урын, 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Мирзаһитова III урын, 10 нчы сыйныф укучысы Илгизә Шәймөхәммәтова V урын яулаган. Команда II урын ала.
Рус сыйныфларында укучы татар балалары арасында татар әдәбиятыннан үткәрелгән ярышта янә Энҗе Заманова III урын, Айгөл Мирзаһитова IV урынга чыга. Команда II урында. Республикада җиңү яулаган укучыларны олимпиадага Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзанур кызы Шәмсивәлиева әзерләгән. Бу турыда Мөслим районының мәгариф порталы хәбәр итә.