Түбән Кама хәбәрләре
26 Feb, 2009 Сылу 0
Бүген районның психолог-педагоглары һәм социаль педагоглары “Заман шартларында укытучылар коллективының эшен уңышлы итүдә социаль-психологик ярдәм” исемле семинарда катнаша. Чара 15нче урта гомуми белем бирү оешмасы базасында уза. Психологлар укытучылар коллективы белән эшләгәндә нинди заманча техника һәм методлар куллана? Мөгаллимнәрне шулар белән таныштырачаклар. Шулай ук авыр холыклы балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында да сүз барачак.
Иртәгә Түбән Кама районының 35нче лицеенда үсмерләрнең С.С. Молодцов исемендәге фәнни-тикшеренү конференциясе узачак. Укучылар якларга тиеш докладлар фәннең төрле өлкәләрен яктыртачак.