Мәктәп укучылары өчен программалау буенча яңа бәйге
26 Feb, 2009 Сылу 0
“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Россиянең барлык мәктәпләрендә дә "1С: Предприятие 8.” программалар системасының “Программалауга өйрәтү өчен версия”се урнаштырылган булган.
Укучыларга программалау телләрен үзләштерүне, ә информатика укытучыларына киресенчә предметны өйрәтү процессын җиңеләйтү өчен "1С" фирмасы мәктәп укучылары өчен "1С: Предприятие 8" программалар системасы буенча укыту курсын булдырырга уйлый. Бу уңайдан, әлеге мультимедиа курсына материаллар эшләү өчен мәктәп укучылары арасында бәйге игълан ителде.
Конкурс турында тулырак белергә телисез икән, беркетелгән файлга мөрәҗәгать итәргә була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Meglumet.doc | 31 KB |