Түбән Кама яңалыклары. Иң шәп балалар бакчасы
26 Feb, 2009 Сылу 0
Сабыйны нинди балалар бакчасына бирергә? Кайсы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы балага аеруча яхшы тәрбия бирәчәк, аңа башлангыч белем бирәчәк? Әлеге сорау күп кенә ата-аналарны борчый. Түбән Кама муниципаль районы исә 27нче февраль көнне балалар бакчасының иң яхшысын билгеләячәк. Иртәгә 44нче мәктәпкәчә белем бирү оешмасы базасында “Татарстан Республикасының Ел балалар бакчасы – 2009” Республикакүләм конкурсының I этабы материалларын тәкъдир итү узачак.
Чарада районның 20дән артык мәгариф оешмасы катнашырга тиеш. Тәкъдим ителгән материалларның яхшы дип табылганнары Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыру комитетына юлланачак, дип хәбәр итә районның рәсми сайты.