Ана телен беләсеңме?
25 Feb, 2009 Сылу 0
27 февральдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында туган тел белгечләренең «Телләр дөньясында һәр сүз - йолдыз» дигән конкурс узачак. Әлеге зур чара Халыкара туган тел көненә багышлана. Аны Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстанның «Мәгариф» мәдәният һәм татар милли белем бирү хезмәткәрләре ассоциясе, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра.
Конкурста урта һәм югары сыйныфта укучы һәм туган телен яхшы белүче балалар катнаша ала. Бәйгенең шартлары буенча, алар җырларга, шигыйрь сөйләргә яисә татар телен камил рәвештә белүләрен исбатларга тиеш. Моннан тыш конкурсантларга жюри сорауларына җавап бирергә дә туры киләчәк.
Чыганак: www.intertat.ru