Химия укытучылары өчен

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты 2009 елның 23нче мартыннан 28нче мартына кадәр химия укытучыларын “Чыгарылыш сыйныф укучыларының химиядән йомгаклау аттестациясендә яңа юллар. БДИ һәм БРИ” проблемасы буенча үткәреләчәк курсларга чакыра. Укулар 36 сәгатькә исәпләнгән.
Дәресләрдә Йомгаклау аттестациясенең яңа формасы шартларында химия фәнен укытуда әйдап баручы тенденцияләр; контроль үлчәү материалларында аеруча зур күләмдә тәкъдим ителгән темаларны барлау; укучыларны БДИ һәм БРИга әзерләүдә укытучының методик системасы кебек темалар күтәреләчәк.
Курслар килешү нигезендә үткәрелә. Укуларда катнашучыларның исемлеген 10нчы мартка кадәр (843) 236-68-11 телефонына хәбәр итәргә яисә (843) 236-65-82 факсы буенча юлларга кирәк, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты.
Курслар Казан шәһәре, Оренбург тракты, 4нче “а” йорт адресы буенча (Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты Укыту үзәге) үткәрелә. Тел.: 277-80-98.
