“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты агымдагы елның 23нче февраленнән 28нче февраленә кадәр “”Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының төп бурычларын тормышка ашыру” проблемасы буенча дистанцион курслар уздыра, дип хәбәр итә уку йорты.
2009 елда “Мәгариф” проекты кысаларында иң яхшы укытучылар бәйгесендә катнашырга уйлаган гомуми урта белем бирү оешмалары мөгаллимнәрен биредә көтәләр.
Гаризалар Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68нче йорт (Толстой урамы) адресы буенча, 104нче кабинетта кабул итәләр. Гаризада педагогның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, шәһәр (район), мәктәп номеры, укыту стажы күрсәтелергә тиеш. Аны электрон почта (k444km@mail.ru) яисә факс ((843)2366788) аша юллау да мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат (843)236-62-91 номеры буенча.