“Табигый фәннәр укытучысы” белгечлегеннән һөнәри яктан яңадан әзерләүче факультет эшен башлый
Урта мәктәпнең югары сыйныфларында профилле укыту концепциясен тормышка ашыру кысаларында яңа “Табигый фән 10-11” дисциплинасы кертелә. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты белән берлектә “Табигый фәннәр укытучысы” белгечлеге буенча укытучыларны һөнәри яктан яңадан әзерләүче уртак проект ачып җибәрә.
Укуларга яңа “Табигый фәннәр укытучысы” белгечлеген алырга теләгән физика, химия, география һәм биология укытучылары чакырыла. Дәресләр Казан дәүләт университеты базасында үтәчәк. Лекцияләрне университетның һәм Мәгарифне үстерү Институтының әйдап баручы белгечләре укыячак.
Укыту программасы 504 сәгатькә исәпләнгән. Белем алу көндезге һәм читтән торып уку формасында үткәрелә. Көндезге форма дәресләре агымдагы елның 23нче мартыннан 12нче апреленә һәм 19нчы октябреннән 8нче ноябрьгә кадәр узачак. Читтән торып уку дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып алып барылачак. Соңгысын мәктәптәге эштән аерылмый гына башкару мөмкин.
Укулар бетү белән тыңлаучылар йомгак дәүләт аттестациясен уза. Сүз предмет методикасыннан имтихан тапшыру һәм чыгарылыш квалификация эшен яклау турында бара.
Ахырдан «Табигый фән укытучысы» белгечлеге буенча (540100) дәүләт стандартлы диплом бирү каралган.
Уку түләүле, группа 25 кешедән торган очракта, курс 22 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр итә Институтның рәсми сайты.