Россиядә яңа тулай тораклар сафка басачак
Алдагы ике ел эчендә Россиядә студентлар өчен 42 яңа тулай торак төзелеп бетәчәк. Бу турыда журналистларга Россия мәгариф күзәтүе башлыгы Николай Булаев хәбәр итте.
"Бүгенге ситуациядә тулай тораклар төзү зур проблема. Югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларына студентларны кабул итү системасы үзгәрде. Димәк, шәһәр һәм региональ уку йотлары студентлары арасында авыл җирлегеннән килгән кызлар-егетләр саны бермә-бер артачак”, - диде ул. Ә бу мондый студентларга яшәү урыны кирәк булачак дигән сүз.
Яңа биналар төзү өчен бюджеттан якча бүлү планлаштырылмаган. Ләкин төзелә башлаган барлык тулай тораклар да сафка басачак.
Шул ук вакытта башка чыгымнар турында борчылмаска була. Укутучы кадрларның хезмәт хакы һәм студентларның стипендиясе тулы күләмдә инде бүленеп бирелгән.
Чыганак: window.edu.ru