Ничә БДИ тапшырырга?
Россия Мәгариф күзәтүе башлыгы Николай Булаев чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны берничә фәннән тапшырырга тәкъдим итә. Төрле фәннәрдән БДИны никадәр күбрәк бирсәң, югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга керү мөмкинлеге дә шул кадәр арта.
Быелдан БДИ - мәҗбүри һәм йомгаклау аттестациясенең бердәнбер формасы булып тора. БДИга альтернатива юк. “Күп кенә югары уку йортларына бюджет урыннарга киртәләрсез укырга кереп булачак. Киңәшем шул - күбрәк фәннән БДИ тапшырыгыз, ә инде аннан документларыгызны нинди уку йортының кайсы факультетына бирүен хәл итәрсез”, – ди Булаев.
Россия Федарциясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел югары уку йортларында 524 мең бюджет урын каралган. Әгәр абитуриент норма саналган 3 имтиханны гына тапшыра икән, аның укырга керү мөмкинлеге дә зур булмаячак.