“Илең турында уйла!” исемле бәйге җиңүчеләрен котлыйлар
19 Feb, 2009 Сылу 0
Бүген Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә мәктәп укучыларының Фатих Кәрим тууына 100 яшь булуга багышланган фәнни-тикшеренү конференциясе уза. Конференция эшендә мәктәп, гимназия, лицей һәм өстәмә белем бирү оешмаларының 8-11нче сыйныф укучылары катнашачак, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конференция барышында «Илең турында уйла!» бәйгесе җиңүчеләрен котлау да планлаштырыла. Аларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе исеменнән Диплом һәм Рәхмәт хатлары каралган. Өстәвенә, бәйгедә катнашкан иң яхшы эшләрдән җыентык тупланып басылачак.