Химия укытучылары өчен курслар
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты 2009 елның 23-28нче март көннәрендә химия укытучыларын курсларга чакыра. Күләме 36 сәгатькә исәпләнгән укулар “Мәктәп укучыларының химия фәненнән йомгаклау аттестациясендә яңа юллар. БДИ һәм БРИ” темасына багышланачак.
Курсларда түбәндәге темалар күтәреләчәк:
1. Йомгаклау аттестациясенең яңа формалары шартларында химия дисциплинасын укытуда әйдап баручы тенденцияләр.
2. Укучыларны БДИ һәм БРИга әзерләүдә мөгаллимнең методик системасы һ.б.
Курслар килешү нигезендә укыла. Укуларда катнашачак тыңлаучыларның санын (843) 236-68-11 телефон номеры буенча хәбәр итү сорала. Тел./ факс ярдәмендә дә юлларга була (843) 236-65-82 (укыту бүлеге). Теркәүне 10нчы мартка кадәр узарга кирәк.
Адресы: Казан, Оренбург тракты ур., 4нче “а” йорт (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының укыту үзәге). Тел.: 277-80-98.