Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиада
18 Feb, 2009 Сылу 0
Шушы көннәрдә 9, 10, 11 нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында көч сынашты. Ярышта гомуми белемне рус телендә алучы мәктәп укучылары катнашкан. Барлыгы олимпидага республика мәгариф оешмаларыннан 165 кыз һәм малай чакырылган була.
Нәтиҗәдә, менә алар, җиңүчеләр:
• Виктория Тимошевская – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 145нче лицее укучысы (9нчы сыйныф);
• Алла Осипова – Теләче районының Үзәк урта мәктәбе укучысы (10нчы сыйныф);
• Ануш Григорян – Мөслим районы лицееның 11нче сыйныф укучысы.