ТДГПУда Туган тел атналыгы
21нче февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Туган тел атналыгы башлана. Әлеге атналык кысаларында 17нче февраль көнне Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис белән очрашу уздырыла. Программада – шагыйрь әсәрләренә язылган җырлар, аның әсәрләре яңгыраячак.
Очрашуны Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин һәм Ренат Харис үзе алып барачак.
19нчы февральдә ТДГПУның «Мизгел» яшьләр театры белорус драматургы А.Дударевның «Вечер» пьесасы буенча куелган «Сагышларым, гомер агышларым…» спектакль премьерасын тәкъдим итә. Спектакль режиссеры – Россииянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббар. Композитор – Татарстанның халык артисты Фоат Әбүбәкеров, диелгән уку йортының рәсми сайтында.