Мәктәп укучылары сафка басарга әзер
16 Feb, 2009 Сылу 0
Түбән Кама муниципаль районының барлык мәгариф оешмаларында да 24нче гыйнвардан 23нче февральгә кадәр гражданлык-патриотик эш алып барыла. Гадәттәгечә, мәктәп укучылары Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан уздырылачак җыр һәм сафка басу смотрында катнашачак. Бәйгенең башлангыч этаплары 1-9нчы февральдә узган. Зональ турлар исә 10-16нчы февраль көннәрендә шәһәр һәм районның алты мәктәбе базасында үткәрелгән. Финал 19нчы февральгә планлаштырылган. Ул 29нчы гомуми урта мәктәбендә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел смотрда башлангыч сыйныф укучыларыннан төзелгән отрядлар да катнаша, диелгән районның рәсми сайтында.