Рәшит Ягъфәров укулары
16 Feb, 2009 Сылу 0
14нче февраль көнне Пермьнең Барда районында Ягъфәров укулары узган. Чара танылган галим, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфаров истәлегенә багышланган. Очрашуга Татарстан Республикасыннан да вәкилләр чакырылган иде.
Константиновка авылының урта мәктәбендә Рәшит Ягъфаров исеменә мемориаль такта эленгән. Шулай ук әлеге мәктәпкә галим исеме дә бирелә.
Укулар белән беррәтән үзешчән сәнгать коллективларының фольклор фестивале, шигырь укучылар бәйгесе һәм җирле рәссамнарның эшләреннән төзелгән күргәзмә дә оештырылган, дип хәбәр итә республикабызның Мәдәният министрлыгы.