Һәр университетка милиционер беркетеләчәк
Югары уку йортларында укытучыларның тәрбия эше канәгатьләнерлек дәрәҗәдә алып барылмый. Шул сәбәпле, Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы һәр югары уку йортына милиция инспекторларын беркетмәкче була.
“Мәгариф оешмалары җитәкчелеге укучылар белән тәрбия эшен алып барудан ераклашты. Югары уку йортларының административ ресурслары тулысынча кулланылмый. Ә бү үз чиратында студентларда иреклелек тәрбияли”, - дип саный Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Михаил Суходольский.
"Әлеге хезмәткәр студентлар мөхитендәге хокукбозуларны булдырмау эшендә координатор булырга тиеш. Аның карамагында бер генә түгел, укучылар санына карап, берничә югары уку йорты булырга мөмкин”, - дип ассызыклады Эчке эшләр министрлыгы башлыгының беренче урынбасары.
Шулай итеп бу эштә катнашучы башка якларның җаваплылыгын киметми генә Эчке эшләр министрлыгы югары уку йортларына милиция инспекторларын беркетү мәсьәләсен карый.
Чыганак: window.edu.ru