Начар ишетүче балаларның коммуникатив аралашу проблемалары
13 Feb, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 19–20нче февралендә Бөгелмәнең начар ишетүче балалар өчен махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе базасында семинар-практикум уздыра. Темасы: “Начар ишетү балаларның социальләшүенә һәм интеграциясенә йогынтчы ясаучы мөһим фактор буларак, коммуникатив аралашуны оештыруда комплекслы юл”. Бу турыда министрлыкның рәсми сайтында мәгълүмат эленгән.
Семинар эшендә Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән ишетү проблемалары булган балалар тәрбияләнүче оешма мөгаллимнәре, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашачак.
Семинарда катнашучыларны теркәү 19е көнне сәгать 12:00дә, Бөгелмә шәһәре, Гоголь урамы, 21нче йорт адресы буенча башланачак.