Түбән Камада Туган тел декадасы старт алды
13 Feb, 2009 Сылу 0
Агымдагы елның 21нче февраленә кадәр район һәм шәһәрнең мәгариф оешмаларында, китапханәләрендә һәм мәдәният йортларында туган телне саклап калу мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәлләр” оештырылачак.
Чаралар татар, рус һәм чуаш телләрендә узачак. Биредә төп роль мәктәп укучылары һәм студентларга бирелгән. “Татар-информ” мәгълүматларына караганда, Түбән Кама муниципаль берәмлегендә туган телне саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Әйтик, шәһәрдә һәм районда яшәүче халыкларның телен һәм мәдәниятын өйрәнү, саклап калу программасы тормышка ашырыла.