9-20нче февральдә Түбән Кама муниципаль районында «Ел укытучысы – 2009» бәйгесе уза
13 Feb, 2009 Сылу 0
Февраль башында (1-6) әлеге чараның читтән торып уза торган этабы оештырылган. Биредә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән мәктәп туры җиңүчеләре – барлыгы 56 мөгаллим көч сынашкан.
Алга таба конкурста катнашучылар педагогика һәм психология өлкәсеннән тест узарга, эш тәҗрибәсен тәкъдир итәргә, дәресләр һәм сыйныфтан тыш дәресләр үткәрергә тиеш. Нигезләмә буенча, бәйге нәтиҗәләреннән 7 лауерат, 2 призлы урын иясе һәм 1 җиңүче билгеләнәчәк, дип хәбәр итә районның рәсми сайты.