"Интерактив такталар – бүгенге көн мәгарифендә яңа традицияләр"
"ДеЛайт 2000" Компаниясе укытучыларны һәм тәрбиячеләрне шушы исем астындагы бәйгедә катнашырга чакыра. Укыту һәм мәгариф оешмалары өчен интерактив электрон такталар буенча яң яхшы методик материал әзерләргә кирәк.
Конкурска түбәндәге материаллар тәкъдим ителергә мөмкин:
• башлангыч, төп гомуми һәм урта гомуми (тулы) белем бирү фәннәреннән бер яки берничә темадан дәресләргә укыту-методик эшләнмәләр;
• укучыларның интератик такталар кулланып мөстәкыйль эшләр башкаруын оештыруда методик киңәшләр;
• интерактив такталарны куллану, алар белән эшләү киңәшләре нигезендә күзәтү-үлчәү материаллары комплекты һ.б.
Ярышта гомуми, һөнәри, югары, өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары; идарә органнарының методик хезмәт вәкилләре һәм мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү оешмалары вәкилләре катнаша ала.
Конкурс сайты адресы: http://interactiveboard.ru.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Nigezleme.doc | 41 KB |
Gariza.doc | 117.5 KB |