БДИ талантларга киртә булырга тиеш түгел
Абитуриентларны сәнгать югары уку йортларына кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләреннән бигрәк, аларның иҗади имтиханнарны ничек бирүләрен исәпкә алырга кирәк. Россия Федерациясенең Мәдәният министры Александр Авдеев шундый фикердә.
«Мин эшне шуңа илтәчәкмен, әгәр абитуеринт талантлы актер, музыкант, аңа бу өлкәдә ниндидер өмет бар икән, аны барыбер укырга алачакбыз. Биредә БДИ талантны бетерә торган киртә булырга тиеш түгел», – диде министр.
Бу мәсьәлә хакында ул коллегасы Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән дә сөйләшәчәк. Авдеев әйтүенчә, Россия хакимияте раслаган сәнгать белеме концепциясендә БДИ өстәмә сынау булып кына тора. Биредә төп имтихан – иҗади имтихан. Ләкин уку йортлары җитәкчелеге иҗади сынауны яхшы үтеп тә, БДИны начар бирүчеләр белән нишләргә белми.
«Мондый очрак документларда төгәл тәгаенләнмәгән. Ләкин җитәкчеләр талантлы яшьләр ягында булырга тиеш”, - дип саный мәдәният министры. Билгеле җитәкчеләр дә нәрсәгәдер таянып эш итәргә тиеш, шуңа күрә мондый очракларның законда төгәл аңлатылуы сорала.
Чыганак: www.5ballov.ru