Вахитов район судында ришвәт алу турындагы җинаять эше буенча алдан тыңлаулар булды
Моңарчы прокуратура Казан дәүләт технология университетының менеджмент һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге кафедрасы доценты Лариса Храпальны ришвәт алуда гаепләү эшен Казан шәһәренең Вахитов районы судына юллаган иде.
Ханым 2008 елның июль аенда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади жинаятьләр белән көрәш идарәсе тарафыннан уздырылган оператив-эзләү чаралары вакытында ришвәт алганда тотыла. Әлеге вакыйга буенча ришвәт алу маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.
Тикшерү буенча укытучы 2007-2008 уку елының язгы сессия вакытында турыдан-туры һәм арадашчы ярдәмендә идарә, икътисад һәм хокук факультетының читтән торып уку бүлеге 3 һәм 5 курс студентларыннан ришвәт алган. Акчалата түләү я укытучының өендә, я кафедрада башкарылган. Арадашчы ролен әлеге укытучыда диплом яклаган студентларның берсе үтәгән.
Укытучы имтихан алмый, курс эшләрен яклатмый гына билгеләр куя торган була. Тикшерү фикеренчә, мондый эш 5 меңнән 6 меңгә кадәр бәяләнгән. Икесенең берсен генә тапшырырга кирәк булганда, 3 мең 500 сум түләргә кирәк була. Барлыгы укытучы 27 ришвәт алу очрагында гаепләнә.
Тикшерү органнары укытучы Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 2 өлеше 290нчы маддәсе буенча – ришвәт алуда гаепләнә. Ханым үз гаебен танымый.
Гаебе дәлилләнгән очракта, аны иң күбе 7 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Бүген узган алдан тыңлауларда эшне 20нче февральдә карарга хәл иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайты.