Россия тарихы, җәмгыять, физикадан БДИ тапшыру өчен 3 сәгать ярым вакыт бирелә
Быел Бердәм дәүләт имтиханын уздыру өчен каралган сәгатьләргә кайбер үзгәрешләр керде. Узган еллардагы экспериментлар Россия тарихы, җәмгыять, физикадан БДИ бирү өчен 3 сәгать вакытның җитмәвен күрсәткән. Шуны күздә тотып, быелдан бу предметлардан имтиханнар 3 сәгать ярым барачак. Математика, рус әдәбияты, информатикадан бердәм имтихан тапшыру өчен 4 әр сәгать вакыт бирелә. Калган предметлар буенча БДИ биремнәрен эшләү өчен 3 сәгать вакыт каралган.
Бердәм имтиханны бирү өчен кирәкле минималь баллар саны, быел да, узган еллардагыча имтиханнар бирү чорында гына билгеләнәчәк. Минималь баллар саны һәр предмет өчен аерым билгеләнә. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова аңлатуынча, предметлардан контроль-үлчәү материалларының ни дәрәҗәдә катлаулы булуы аны билгеләүдә төп рольне уйный.
2009 елда укучыларга тулы урта белем турындагы дәүләт үрнәгендәге аттестат ике мәҗбүри предметтан (рус теле һәм математика) БДИ канәгатьләнерлек нәтиҗәгә бирелгәндә тапшырыла. Әгәр бер предметтан БДИ нәтиҗәсе канәгатьләнмәслек булганда, укучы аны өстәмә көндә кабат тапшыра ала. Әгәр икенче нәтиҗә дә канәгатьләнмәслек булса, яки ике мәҗбүри предметтан да БДИ тиешенчә бирелмәсә, ул чакта укучыга белем учреждениесендә белем алганлыгы турында белешмә генә бирелә. Ул инде БДИ ны кабат бер елдан соң гына бирә алачак. Чыгарылыш сыйныф укучысына мәктәп тәмамлаганда, аттестаттан тыш, БДИ тапшыру турында таныклык та тапшырыла. Анда барлык предметлар буенча бирелгән бердәм имтихан нәтиҗәләре урын алачак. Узган еллардан аермалы буларак, быел, баллар билгегә алмаштырылмаячак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru