belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Син БДИга әзерме?

Син БДИга әзерме?

16 Feb, 2009 Сылу 0
Син БДИга әзерме?

2009 елның 8нче февраленнән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИга әзерлек дәрәҗәләрен тикшерүче тестлар уздырыла. Мондый мөмкинлекне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бирә.

Тестлар узарга теләк бар икән:
1. 10 фәннән кирәклесен сайларга кирәк: рус теле, математика, физика, химия, тарих, биология, география, җәмгыять белеме, әдәбият, информатика;
2. (843) 293-94-52 телефоны буенча шалтыратып, имтиханда катнашу өчен теркәлү сорала;
3. Бланклар тутыру: гариза һәм килешү.

Квитанция түләргә онытма. Тест узу тәртибе: А, В өлеше - 200 сум. А,В,С өлешләре - 300 сум.
4. Тестны теркәлү нигезендә узарга кирәк.
Имтихан узу адресы: Сул Болак ур., 44/2нче йорт, ТДГПУның 3нче бинасы (Чит телләр факультеты).
5. Нәтиҗәләрне (843) 293-94-52 телефоны буенча белергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат ТДГПУның Өстәмә белем бирү институтында бирелә. (Татарстан, 2, 5нче кат).
6. Нәтиҗәләр сезне канәгатьләндерми икән, БДИдан кыска вакытлы әзерлек курсларына язылырга була. Тулырак: (843) 293-94-52 .

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.02.2009 - 11:31):https://belem.ru/node/1070