“Гаиләм язмышы – ил язмышы” иҗади эшләр конкурсы
“Гаиләм язмышы – ил язмышы” конкурсына килгән эшләр ике яшь категориясендә бәяләнә: 4-8 нче класслар һәм 9-11 нче класслар арасында.
Конкурс апрель аеннан ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс материаллары yalqin.ru сайтында, ә иң яхшы дип табылган эшләр ел дәвамында “Ялкын” журналы битләрендә басылып чыгачак. Конкурс эшләре 15 нче октябрьгә кадәр 420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 адресы буенча кабул ителә.
Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
“Безнең гаилә” – гаиләгез, аңа гына хас традицияләр турында сөйләргә. Эшләрнең жанры чикләнмәгән.
“Минем шәҗәрәм” – гаиләгез шәҗәрәсен төзеп, эзләнүләрегез, мәгълүматларны каян алуыгыз, кемнәр белән очрашуыгыз турында тәфсилләп язарга.
“Безнең нәселдә - олы шәхесләр” - нәселегездә булган кешеләрнең гыйбрәтле язмышлары, эшләре турында язарга.