Берлинда имамнар мәктәбе ачылган
Берлин шәһәрендә тимерюлчыларның элеккеге мәдәният йортында Германиядә беренче имамнар мәктәбе ачылган.
Бүгенге көндә мәктәпкә 16 мөселман-укучы язылган. Әлеге проектны Берлинның “Бохара” институты оештыра. “Бохара” вәкилләрен фикеренчә, уку йорты заман таләпләрен канәгатьләндергән рухи лидерлар укытачак. Хәзер Германиянең мөселман җәмгыятьләре “немец” имамнарына кытлык кичерә икән. Шуңа күрә имамнарны чит илләрдән, күп очракта, гарәп илләреннән чакырырга туры килә.
Ләкин алар җирле халык мәдәнияты белән якын таныш булмый, телне белми.
Берлин мәктәбендә уку 6 елга исәпләнгән. Мәҗбүри саналган Коръән, гарәп һәи төрек телләреннән кала, немец теленә һәм мәдәниятына зур игътибар биреләчәк. “Имам”нар мәктәбендә уку елына 4000 еврога төшәчәк.
Мәктәпкә нигез салучылары аны Берлинның башка уку йортлары исемлегенә кертергә планлаштыра. Моның өчен мәктәп җитәкчелеге махсус күзәтү советына барлык Берлин мәктәпләренә дә уртак белем бирү максатларына туры килгән үз укыту программасын тәкъдим итәргә тиеш.
Чыганак: www.5ballov.ru