Информатика фәне буенча республика олимпиадасы тәмам
Информатика фәне буенча 2007-2008 нче уку елларының республика буенча олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 15 нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә “Крутушка” санаториясенең актлар залында үтте.
Жюри әгъзалары тәкъдим иткән материалларга нигезләнеп түбәндәге укучылар җиңүчеләр дип табылдылар:
Казан шәһәре 102 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Салихов Камил - I дәрәҗә диплом;
Казан шәһәре КДУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 нче сыйныф укучысы Лернер Эмиль - II дәрәҗә диплом;
Казан шәһәре КДУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 нче сыйныф укучысы Артамонов Степан, Казан шәһәре №122 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Абакумов Константин, Казан шәһәре КДУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 нче сыйныф укучысы Вәлиев Кәрим, Саба муниципаль районының Югары Симет гомуми урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Нуриев Данис - III дәрәҗә диплом.
Әлеге дипломнардан тыш җиңүчеләргә спонсорлар да кыйммәтле бүләкләр тапшырды.