«Ел лидеры-2009»
Бүген А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараенда шушы исем астында бәйге узачак.
Әлеге чараны оештыручылар арасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм А.Алиш исемедәге балалар иҗаты сарае бар.
Бәйгедә башкалабызның 13-17 яшьлек балалар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашачак. Бәйгенең финал өлеше башланганчы фойеда конкурс финалистлары мастер–класслар уздырачак. Шулай ук биредә балалар иҗатыннан күргәзмә дә эшләячәк.
Конкурсның алдагы сынаулары «Заречье» сәламәтләндерү лагерында үтте. Биредә катнашучылар мастер-класслар уздыра, үзләренең иҗади, креатив, аралашучан оештыручы, шәп идарәче булуларын дәлилли. Кызлар-егетләрнең башка өлкәләрдәге белемнәрен дә тикшерәләр.
Казан этабының җиңүчеләре “Ел лидеры-2009” бәйгесенең Республика турына юлламалар алачак, дип хәбәр итә мэриянең рәсми сайты.