Төмәндә милли мәгариф лабораториясе ябылачак
Дөньяны чолгап алган финанс кризисы Төмән татар милли мәгарифен бөтенләй юкка чыгару белән яный.
Ольга Ройтблат җитәкчелек иткән Төбәк мәгарифен үстерү институтының 3 кеше хезмәт иткән милли мәгариф лабораториясе 15 нче марттан эшен туктатачак.
Аның күп еллар дәвамында милли мәгариф калдыклары һәм туган тел сагында торган тәҗрибәле фидакарь хезмәткәрләре – милләттәшләребез, филология фәннәре кандидаты Сания Насыйбуллина белән педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Һадиевлар штат кыскарту исемлегенә кертелгәннәр инде. Шулай итеп, киләчәктә Төбәк мәгарифен үстерү институтында татар телен һәм милли мәгарифне белгән бер генә кеше дә булмаячак.
Гомумән, бу институтның киләчәктә нинди кыяфәттә эшләячәге турында беркем бер сүз дә әйтә алмый. Әлегә шунысы гына билгеле: штат кыскартылуына дучар булганнар исемлегенә 18 белгеч кертелгән, шуларның күпчелеге гыйльми дәрәҗәле тәҗрибәле белгечләр, штатның нибары 8 процентын гына галимнәр тәшкил итәчәк. Ә институт тиздән аттестация үтәргә тиеш, ә аттестация үтәр өчен хезмәткәрләрнең 56 процентының гыйльми исемгә ия булуы шарт.
Нәтиҗәдә, киләчәктә Төмән Төбәк мәгарифен үстерү институты яшәп кала алырмы, дигән сорау туа.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru