Казанда елның иң яхшы укытучысын ачыклаячаклар
Татарстан башкаласында “Казанның иң яхшы укытучысы–2009” конкурсы башланды.
Читтән торып оештырылган турдан соң конкурста катнашучыларга белем бирү учреждениеләре базасында (Вахитов районының 28нче гимназиясе, Яңа Савин районының 7нче гимназиясе, Мәскәү районының 122нче гимназиясе, Совет районының 171нче урта гомумбелем бирү мәктәбе, Идел буе районының 19нчы гимназиясе, Идел буе районының 131нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, Авиатөзелеш районының 36 яки 62нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре) дәресләр үткәрү бурычы тора. 12 февральдә 1 һәм 2нче турларның нәтиҗәләре игълан ителәчәк. 13 февральдә Казан дәүләт университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицей базасында конкурсның финалы узачак. 19 февральдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Педагоглар арасында “Елның иң яхшы укытучысы” һөнәри осталык конкурсы мөгаллим һөнәренең абруен һәм статусын күтәрү максатыннан үткәрелә. Конкурста “Елның иң яхшы укытучысы” район конкурсларында җиңгән Казан мәгариф системасы учреждениеләре педагоглары катнаша, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучы абсолют җиңүче дип табылачак, аңа кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак һәм “Казанның иң яхшы укытучысы–2009” исеме биреләчәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru