Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иншалар бәйгесе

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасының уртак боерыгы нигезендә 2нче февральдән 17нче апрельгә кадәр мәктәп укучылары арасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иншалар бәйгесе уздыру планлаштырылган.
Бәйгедә үз көчләрен республикабыз гомуми урта белем бирү оешмаларының 10-11нче сыйныф укучылары сыный ала.
2009 елның 2нче февраленнән 20нче мартына кадәр бәйгенең мәктәп этабы планлаштырылган. Иң яхшы дип табылган иҗади эшләр район һәм шәһәр прокуратурасына юлланачак.
20нче марттан 15нче апрельгә кадәр эшләрне чираттагы республика этабына сайлаячаклар. Биредә һәр муниципаль берәмлектән 3 кенә эш алыначак.
Агымдагы елның 15нче апреленә кадәр Татарстан Республика Прокуратурасы иң яхшы эшләрнең басма һәм электрон вариантларын, гаризаларны түбәндәге адрес буйлап көтә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 14нче йорт, 404нче кабинет.
Республика ведомствоара иншалар бәйгесе җиңүчеләрен Казанга котлау тантанасына чакырачаклар.
Тулырак мәгълүматны Беркетелгән файлда яисә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында, “Норматив документлар” бүлегендә табарга мөмкин.
