БДИ һаман билгесезлек астында
Дәүләт Думасы депутатлары Мәгариф комитеты утырышында узган ел кабул ителгән “Бердәм Дәүләт Имтиханы турындагы” законның мөмкин булган төзәтүләре турында сөйләштеләр. Әлеге законпроектка инициатива белән Мәгариф буенча Комитет рәисе урынбасары Олег Смолин һәм Федерация Советы рәисе Сергей Миронов чыгыш ясаганнар. Законпроектның идеясе булып – БДИ статусының мәҗбүри сынавыннан азат итү тора. Авторлар мәктәптәге чыгарылыш укучыларына чыгарылыш һәм керү имтиханнарын ничек телиләр шулай бирергә ризалашырга тәкъдим итәләр. Алар тарих, әдәбият һәм җәмгыять белеме дәресләрен, гомумән, элеккечә укырга һәм имтиханнарында шулай тапшырырга кирәк дип саныйлар.
Дөрес, хәзергә комитет төзәтмәләрне хупламаган.
Олег Смолин хәбәр итүенчә, “Утырышның нәтиҗәсе булып: законпроектны “РФКП” 4 депутаты уңай дип бәяләгән, “Бердәм Россия” депутатлары исә каршы булып күбрәк тавыш биргәннәр”.
Шулай да, Думадагыларның мондый инициативасын экспертлар БДИның уңышсызлыгы дип саныйлар.
Бөтенроссия Мәгариф фонды мәгълүматларына караганда, соңгы ике елда 30% студент укуы начар булганлыктан 1-2 нче курстан ук “очкан”. Аларның күбесе – югары уку йортларына БДИ нәтиҗәләре белән кергән булганнар, дип хәбәр итә EDUHELP.RU.