Мишәр-татарларга багышланган китапны Ульяновски өлкәсендә тәкъдир итү була
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының Татар фольклорын җыйнау, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, этнограф Рәмзия Мөхәммәдованың “Мишары-татары” дип исемләнгән хезмәте дөнья күрде. Фольклор үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 февраль көнне әлеге басманы Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районында һәм 13-14 февральдә Ульяновски шәһәрендә тәкъдир итү чарасы булачак.
“Мишары-татары” хезмәте — фольклор үзәкнең Түбән Новгород, Сарытау, Ульяновски өлкәләре авылларына оештырылган экспедицияләрдә тупланган материалларга нигезләнеп язылган. Анда мишәрләрнең этник килеп чыгышы, көнкүреше, рухи байлыгы, киенү үзенчәлеге, аларның гомумтатар, гомумтөркиләрдән аермалыклары турында бай мәгълүмат урын алган. Алты бүлектән һәм 300 биттән торган хезмәт фоторәсемнәргә дә бик бай. Китап 1000 тираж белән дөнья күргән.
Әлеге басманы март аенда Казанда тәкъдир итү ниятләнә.
Чыганак: “Татар-информ”