Татарстан югары уку йортларында бюджет урыннар саны кыскартылмаячак
Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
“Демографик проблемалар аркасында студентлар саны кими. Үз чиратында бюджет урыннарны кыскартмау контракт нигезендә белем алучы студентларны түләүсез урыннарга күчерергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип саный Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Данил Мостафин. “Республика уку йортларына финанс проблемалары булган уку алдынгыларын бюджет урыннарга күчерергә киңәш ителәчәк”, - диде ул.
Министрлыкның матбугат үзәге хәбәрләренә караганда, моңарчы республика югары уку йортлары ел да уку өчен бәяне күтәрә торган була. Күп очракта бәяләр инфляция кысаларында үзгәреш кичергән. Ләкин финанс кризис чорында уку өчен вакытында түләп бару кыенлашты. Мондый очракта хәтта инфляция кысаларында бәя күтәрелү дә студентлар җилкәсенә гаять авыр йөк булып төшә.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары ректорларына уку өчен бәяне күтәрмәскә тәкъдим итте. Өстәвенә, быел магистратурага укырга керүчеләр өчен бюджет урыннар саны 20 меңнән 40ка, ә аспиратура өчен 25тән 30 кадәр күтәреләчәк.
Казанда 14 дәүләт һәм 7 дәүләт карамагында булмаган югары уку йорты эшли. Республика югары уку йортларында барлыгы 212 меңнән артык студент укый. Аларның 154 меңе дәүләт оешмаларында, 58 меңе дәүләт карамагында булмаган уку йортында белем ала.
“Татар-информ” буенча